Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда "Безнең ишегалды" Президент программасы буенча ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча онлайн-фикер алышу башланды

Фикер алышуларда теләге булган һәркем катнаша ала.

Татарстанда 2020 елга "Безнең ишегалды" Президент программасына кергән ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу башланды. Беренче планнар-схемалар dvor.tatar. сайтында урнаштырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгьлүмат агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге портал ярдәмендә халык үз ишегалларын төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен кертә ала. Шулай ук тәкъдимнәр "Безнең ишегалды" программасының бердәм "кайнар линия" номеры 8 (800) 27-520 телефоны буенча тапшырылырга мөмкин.

Инде иртәгә үк сайтта барлык муниципаль районнардагы 341 ишегалды территориясе проекты барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының проектлары урнаштырылган.

Йортларда яшәүчеләрнең комментарийлары 12 апрельгә кадәр көтә.

2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы Татарстан Президенты инициативасы белән барлыкка килде.Төзекләндерү исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән, моңа кадәр Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы буенча ремонтланмаган ишегалларында да керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев