Татарстанда бүгеннән суыта
Яңа атна башында республика аша салкын атмосфера фронты узачак.
Шул сәбәпле, 25 октябрьдә бераз яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары +4 −1 градуска кадәр, көндез +1 градустан +6 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Якынча фараз буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә антициклон перифериясе йогынтысында явым-төшем көтелми.
26 октябрьдә төнлә һава температурасы −1 градустан −6 градуска кадәр, көндез — 0 градустан +5 градуска кадәр, 27 октябрь төнлә — +2 градустан −3 градуска кадәр, көндез +2дән +7 градуска кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев