Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда әбиләр чуагы кайчан булачагы билгеле булды

Якын араларда төннәрен кырау төшүе дә бик мөмкин.

11 сентябрьгә кадәр Татарстанда һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев белдерде. Аның сүзләренә караганда, якын араларда республика арктик циклон тәэсирендә булачак, шуңа да явым-төшемнәр бик күп булачак.

Көндезләрен һава температурасы 12-14 градус булса, төннәрен 6-7 градус җылылык сакланачак. Һәрхәлдә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә нәкъ менә шул температура булачак.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев