Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бизнес өчен QR-код кертү мәсьәләләре буенча кайнар линияләр эшли

Эшмәкәрләр түләүсез «кайнар линия» номеры буенча консультация ала алалар: 8(843) 524-90-90. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды Татарстан территориясендә иҗтимагый урыннар, спорт һәм мәдәният оешмаларына керү өчен QR-кодлар кертүгә бәйле мөрәҗәгатьләрне һәм сорауларны кабул итә. Эшмәкәрләр түләүсез «кайнар линия» номеры буенча консультация ала алалар: 8(843) 524-90-90. 

Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы инициативасы буенча республика прокуратурасы белән берлектә оештырылган «Проверенный бизнес» интернет-ресурс COVID-19 белән бәйле яңа кагыйдәләр һәм чикләүләр буенча бизнеска консультация бирә. «Проверенный бизнес» экспертлары контроль-күзәтчелек органнары белән берлектә 8(800)222-37-22 телефоны буенча яки сайттагы махсус форма аша санитар-эпидемиологик чикләүләр фонында эш тәртибен аңлата.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11 октябрьдән эпидемиологик хәл аркасында өстәмә чикләүләр кертелде. Аерым алганда, рестораннарга QR-код белән генә керергә мөмкин. Бу сәүдә үзәкләренә, аквапаркларга, бассейннарга һәм башка урыннарга да кагыла. Шулай ук 11 октябрьдән гражданнарның аерым категорияләре өчен COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев