Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Бөтен дөнья — балаларга» хәйрия проектының онлайн-марафоны башланды

Трансляция 12 сәгать дәвам итәчәк.

Казанда «Бөтен дөнья — балаларга» хәйрия проектының онлайн-марафоны башланды. Ул 12 сәгать дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Трансляцияне Роман Антонов һәм «Оперение» иҗади үсеш студиясе укучылары Самира һәм Искәндәр Заһидуллиннар алып бара.
Иң беренче булып трансляциядә балалар омбудсмены Гүзәл Удачина катнашты. Шулай ук композитор Эльмир Низамов, футболчы Денис Земченок, Татарстанның Атказанган артисты Айдар Сөләйманов та кунаклар булачак. 
Проект Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына ярдәм күрсәтә. Трансляция дәвамында теләге булган һәркем икенче хоспис төзелеше өчен SMS-хәбәр ярдәмендә акча җибәрә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев