Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бөтен мөгезле эре терлекне бердәм идентификация системасына кертергә ниятлиләр

Россиядә мөгезле эре терлекне мәҗбүри идентификацияләүне 2021 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертү планлаштырыла.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Конференциядә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Ильина, Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.
Татарстанда бөтен мөгезле эре терлекне бердәм идентификация системасына кертергә ниятлиләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сүзләренчә, бүген сынау рәвешендә проект Арча, Балтач районнарында гамәлгә ашырыла. Башка район хуҗалыклары да электрон биркалар тагуга теләк белдергән.
«Киләчәктә сәүдә нокталарында ит сатып алучы да уникаль номеры, QR-код буенча терлек турында мәгълүматны белә, хайван чыннан да сәламәт булуына инана алачак», — диде Нияз Хәлиуллин. 
«Элек Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мәҗбүри идентификацияләнергә тиешле хайваннар исемлеге билгеләнде. Аңа барлык авыл хуҗалыгы хайваннары, шулай ук вак йорт хайваннары, мехлы җәнлекләр, бал кортлары һәм балыклар кергән. Табигый яшәү тирәлегендә булган кыргый хайваннар гына чиплаштырылырга тиеш түгел», — дип аңлатты Елена Ильина.
Закон проекты нигезендә, Россиядә мөгезле эре терлекне мәҗбүри идентификацияләүне 2021 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев