Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда буран аркасында шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча туктатылды

Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. 

8 декабрьдә Татарстанда бураннар аркасында һава шартлары яхшырганчыга кадәр шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча туктатылды.

Синоптиклар фаразларына караганда, бүген республикада кар, буран, көчле җил һәм юлларда бозлавык көтелә.

Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Юлда гадәттән тыш хәлләр булган очракта 8(843)5-333-888 яки 8(843)291-91-74 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев