Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда өч балыкчы батып үлгән

Иртә бозның кеше гомере өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуы хакында күпме генә кисәтүләр ясалса да, республика халкы юка бозга керүен дәвам итә.

Үткән атна ахырында гына да Әгерҗе районының Салагыш авылында өч балыкчы батып үлгән. Элпә шикелле генә боз ир-атларны чыдата алмаган.
Татарстан Гадәтән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын көзге боздан ерак торырга чакыра. Коткаручылар 7 сантиметрдан да юкарак бозга кергән өчен административ штраф түгел, гомерегез белән түләргә туры килмәсен, дип кисәтә.

vatantat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев