Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 23 яңа очрагы расланган

Табиблар ачыклаганча, коронавирусның сигез очрагы читтән кертелгән, тагын унбиш татарстанлы зарарланган кешеләр белән якын элемтәдә торган

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, диелә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында.

“Биш кеше хастаханәгә салынды, унсигез кеше өйдә дәвалана”, – диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыру 18 яшькә кадәр 2 кешедә, 18дән 30га кадәр – 4, 30дан 50гә кадәр – 10, 50дән 60ка кадәр – 3, 60тан 70кә кадәр – 3, 70тән 80 яшькә кадәр 1 кешедә ачыкланган.

"Коронавирусның сигез очрагы читтән кертелгән, тагын унбиш татарстанлы зарарланган кешеләр белән якын элемтәдә торган", – дип өстәде Лилия Галимова.

23 авыручының 13е – Казанда, дүртесе Яр Чаллыда ачыкланган. Питрәч районында – бер, Биектау районында биш очрак теркәлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев