Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда COVID-19 белән зарарлануның 75 яңа очрагы расланган

Татарстанда ачыкланган яңа очракларның 2се – читтән кертелгән, 73е – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган. Хастаханәләрдән 151 кеше чыгарылган.

Татарстанда ачыкланган яңа очракларның 2се – читтән кертелгән, 73е – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе. 27 кеше хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 48 кеше өйдә дәвалана.

Россиядә авыручыларның гомуми саны 308 мең кеше тәшкил итә.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 4, 18дән 30га кадәр – 14, 30дан 50гә кадәр – 24, 50дән 60ка кадәр – 16, 60тан 70кә кадәр – 9, 70тән 80гә кадәр – 5, 80нән 90га кадәр – 3 кеше, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.

Шәһәр һәм районнар буенча: Казан – 63, Апас – 5, Биектау – 3, Чүпрәле – 2, Кайбыч – 1, Питрәч – 1.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев