Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда COVID-19дан үлүнең тагын 2 очрагы теркәлгән

Вафат булган татарстанлыларның хроник авырулары да булганлыгы билгеле.

1938 елда туган татарстанлы 23 июньдә коронавирус инфекциясенең авыр формасы һәм ике яклы пневмония белән Тукай Үзәк район хастаханәсенә салына. Пациентның хәле эндокрин системаның хроник авырулары булу аркасында начарлана.15 июльдә үлем констатацияләнә.
1951 елда туган пациентны, баш миендәге кан әйләнешенең бозылуына шикләнеп, 17 июльдә Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Тикшерү нәтиҗәсендә үпкә ялкынсынуы һәм хроник авыруның катлаулануы ачыкланган. Пациентның хәле авыр булып кала, ул үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырыла. 21 июльдә татарстанлы вафат була.
Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев