Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда COVID-19дан үлүнең унынчы очрагы расланган

Казанда яшәүче 1963 елда туган ир-ат вафат булган.

Бүген республикада коронавирус йоктыруның 75 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

24 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы.

Ачыкланган очракларның 74е авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 31 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 14 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 16 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 7, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 3 очрак.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан (24 очрак) һәм Яр Чаллы (23 очрак) алда бара. Түбән Камада – 7, Апас районында 6 очрак, Балык Бистәсе районында – 4, Яшел Үзән районында – 3, Питрәч районында 2 очрак расланган. Әлмәт, Әтнә, Биектау, Лаеш, Саба, Тукай районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Хастаханәләрдән 246 кеше чыгарылган.

Шуның белән бергә, республикада коронавирустан үлүнең унынчы очрагы расланган. 20 майда Казанда яшәүче 1963 елда туган бер ир-ат вафат булган. Ул 13 майдан дәваланган. Анда яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булган.

Ир-атның хроник авырулары да булган, шул исәптән: көчле миелобласт лейкозы, авыр дәрәҗә тромбоцитопия, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш җитмәү. Диагноз экспертиза белән расланган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев