Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда дару сатучы 10 электрон хаб ачыла

Беренче «еАптека» Казанда 27 ноябрьдә барлыкка киләчәк. 

Татарстанда медикаментлар сатучы 10 электрон хаб челтәре булдырыла. "еАптека"ның беренче биш пункты Казанда, калганнары районнарда урнашачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. 
Җитәкче сүзләренчә, челтәрнең эше ике ел дәвамында киңәйтеләчәк. Биш аптека башкалада, калганнары Чаллыда, Әлмәттә, Бөгелмә һәм Түбән Камада ачылыр дип көтелә. 
Беренче шундый даруханә Казанда 27 ноябрьдә үк эшли башлый. Ул Сәет Галиев урамы, 6нчы йортта урнашкан. Аптека ассортиментында 18 меңнән артык дару табарга була. Әлеге пункт бер көнгә 1 меңнән артык заказ үти алачак. Кичә Рөстәм Миңнеханов даруларны дистанцион сату пунктында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев