Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда даруларны күпләп сатып алудан аптекаларда ажиотаж туды

Вируска каршы препаратларга ихтыяҗ артты. Халык аптекаларда кирәкле дару булмаудан курка.

Ни өчен даруханәгә барып бар булган даруны сатып алмаска һәм Татарстан даруханәләрендә препаратларга кытлык булырмы? Бу сорауларга «Таттехмедфарм» гендиректоры Олег Әкбәров җавап бирә. 
Грипп һәм ОРВИ белән авыру сезоны белән бәйле рәвештә, халык вируска һәм ялкынсынуга каршы препаратларны, антибиотик һәм витаминарны күпләп сатып ала. Маркировка кертелү һәм 1 июльдән гамәлгә кергән закон буенча, бу товарларны оприходовать итү тоткарланды. Хәзер бу тыюларның бер өлеше алынды, без запаста булган товарны көтәбез. Көн саен безнең челтәр даруханәләренә товар бушатыла. Программаларын язып бетерергә тиешле җитештерүчеләрне көтәбез. Бу — тормыш өчен мөһим препаратлар, аларның әйләнешен дәүләт контрольдә тота, шуңа аларга бәяләр үзгәрми. 
Товарга ихтыяҗ зур, шуңа күрә даруны алдан күпләп алып куялар. Тик препаратларны алай итеп алып куюның хаҗәте юк. Үз белдегең белән дәваланырга кирәкми, чөнки һәр препаратның, дәвалау сыйфатларыннан тыш, сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин булган эффектлары да бар. Шуңа крә консультацияне табиблардан алырга киңәш итәм. Врач белән сөйләшкәннән соң, даруханәгә барып дару алыгыз, аларга кытлык булмаячак. Дарулар тигез күләмдә безнең челтәр аптекаларына киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев