Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда документларсыз 2 тоннага якын тере кысла төялгән машина тоткарланган

Транспорт чарасы Чаллыда Түбән Камага бару юлындагы "Автостанция" тукталышында туктатылган.

Татарстанда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе һәм Икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре 1,7 тонна тере кысла партиясен тоткарлаган.

Транспорт чарасы Түбән Камага бару юлындагы "Автостанция" тукталышында туктатылган. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, йөк Ростов өлкәсе Батайск шәһәренә озатыласы булган.

"9 августта 14.00 сәгатьтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе һәм Икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре Түбән Камага бару юлындагы "Автостанция" тукталышында тоткарлаган транспортта 1700 килограмм тере кысла барлыгы ачыклана. Товарга тиешле документлар булмый. Чаллы инспекторлары тарафыннан Россия Административ хокук бозу кодексының 10 нчы маддәсе 2 нче бүлеге нигезендә беркетмә төзелде", - диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев