Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда “Экология” проекты буенча урманнарны саклауга 200 миллион сум акча юнәлтеләчәк

2020 елда Татарстанда урманнарны саклау буенча масштаблы эшләр башкару планлаштырыла.

“Татарстан Республикасында урманнарны саклау” проектына федераль бюджеттан 197,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән техника һәм җиһазлар сатып алуга – 46,4 миллион сум. Бу акчаларга 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак, 11 тоннадан артык орлык әзерләнгән һәм 30 миллионнан артык агач үсентесе үстереләчәк.

Узган ел Татарстан урманнарын саклауга федераль бюджеттан 121 миллион сум акча тотылган.

Сүз уңаеннан, Алабуга районында “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында 2019 елда 15,5 гектар мәйданда агачлар, нигездә, чыршылар һәм наратлар утыртылды.

Татарстан Республикасында урманнарны саклау төбәк проекты Экология илкүләм проекты һәм Урманнарны саклау федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты – урманнарны саклау һәм арттыру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев