Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк

2,5 меңнән артык урын — 1,5-3 яшьлек, калганы 3-7 яшьлек балаларга исәпләнгән.

Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге максатка 5,28 миллиард сум акча юнәлдерү күздә тотыла. Бүген бу хактак ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
«2020 елда „Демография“ илкүләм проекты кысаларында без 1 сентябрьгә 14 балалар бакчасын файдалануга тапшырырга, сентябрь ахырына кадәр тагын 8 мәктәпкәчә белем белем бирү учреждениесе төзергә ниятлибез», — диде Гыймаев. 
Билгеләп үтик, 2010-2019 елларда республика программалары кысаларында һәм федераль бюджеттан бүленгән акчалар хисабына Татарстанда 37,5 мең урынлы 239 балалар бакчасы сафка бастырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев