Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ел ахырына проблемалы барлык йортларны да кулланышка тапшырачаклар

Татарстан — төзелеп килүче торак саны буенча Россиядә алдынгылар рәтендә, Шулай ук монда проблемалы объектлар да аз. 

2021 ел ахырына республикада проблемалы барлык йортларны да кулланышка тапшырачаклар. Татарстан — төзелеп килүче торак саны буенча Россиядә алдынгылар рәтендә, Шулай ук монда проблемалы объектлар да аз. Бу хакта Татарстан Республикасының Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью» тапшыруында әйтте.
«Бездә федераль фонд директоры Константин Тимофеев кунакта булды. Без Татарстан позициясе һәм башка төбәкләрнең үз эшләрен ничек алып баруы турында сөйләштек. Һәм Татарстанның күп кенә төбәкләрдән алда баруын аңладык, бездә проблемалы объектлар бик аз», — диде Новиков.
Ул проблемалы объектларның бер өлеше төзелеш йортлары санына тигез диде. Хәзер республика фонды реестрында 15 йорт, шуларның унбере проблемалы.
«Мин башка төбәкләрне карадым, шул ук Краснодар краен, Мәскәү өлкәсен, Ленинград өлкәсен. Мисал өчен, 2020 елда Мәскәү өлкәсендә 200 проблемалы объект өстәлгән», — дип аңлатты Иван Новиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев