Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ел саен табибларның 50 проценты квалификациясен күтәрә

Барлыгы республикада 18 мең медицина белгече эшли.

Татарстанда 18 мең табибның яртысына якыны квалификация күтәрү курслары уза. Бу хакта табиб-онколог, КДМА директоры, РФА әгъза-корреспонденты Рөстәм Хәсәнов Андрей Кузьминга әңгәмә барышында сөйләде.

«Татарстанда якынча 16-18 мең табиб эшли. Шулардан [КДМАда] без 8 меңгә якын кешене укытабыз», — диде Хәсәнов.

Хәзер табибларны башка белгечлеккә яңадан әзерләү курслары нибары дүрт ай алып тора.

«Моннан тыш, без ординатурада ике ел дәвамында 400гә якын ординатор өйрәтәбез. Аспирантурада укытабыз. Елына 10 меңнән артык табиб яңадан әзерлек һәм квалификация күтәрү курсларын уза», — дип билгеләп үтте КДМА директоры.

Күп кенә студентлар бюджет акчалары хисабына белем ала, аларның күбесе укуны бетергәч Татарстанда эшләргә кала.

Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru сайтында бастырылачак. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә була.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев