Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар

Сервис тиздән эшли башларга тиеш.

Татарстанда «Электронный рецепт» сервисы булдырыла. Димәк, даруларны медикларның интернет аша бирелгән киңәшләре һәм рецептлары буенча сатып алу мөмкинлеге ачыла, дигән сүз. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган.

Документ нигезендә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина оешмаларын һәм даруханәләрне 20 көн эчендә югарыда телгә алып үтелгән сервиска тоташтыру буенча чаралар планын эшләп расларга кирәк. Фармацевтлар электрон рецептларны кәгазьдәге рецептлар кебек кабул итәргә тиеш булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев