Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда эш урынында чәй эчү һәм киңәшмәләр үткәрү тыела

Covid-19 белән авырган бер кешедән соң тикшерелгән 127 хезмәт коллективының 83ендә җитешсезекләр ачыкланган.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә республика халкын эш урынында хезмәттәшләре белән бергә вакыт үткәрүдән тыелып торырга чакырдылар. Җитәкчеләр исә эш урыннарында профилактик чаралар үткәрүгә җитди карарга тиеш.
«Бүгенге көндә эш буенча булган элемтәләрне мөмкин кадәр киметергә кирәк: киңәшмәләрне онлайн режимда үткәрергә, бергәләшеп чәй эчүләрне, туган көнне билгеләп үтү, бергә төшке ашны ашау, төрле бәйрәмнәрне үткәрүне бетерергә кирәк», — дип сөйләде Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Моннан тыш, температура һәм вируслы инфекция билгеләре булган хезмәткәрләрне кичекмәстән эштән читләштерү мөһим, дип ассызыклады спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев