Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда эссе һава торышы саклана

Якындагы өч көндә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез диярлек.

Бүгенге көнне дә исәпкә алып, якындагы өч көндә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез диярлек. Һава температурасы 35 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

16 майда төнлә һаваның минималь температурасы 10-15 градуска кадәр, республиканың көнбатыш районнарында 20 градуска кадәр булачак. Көндез максималь һава температурасы 30-35 градуска кадәр. Секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. 

17 майда төнлә минималь һава температурасы 12дән 17 градуска кадәр, көнбатышта 21 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы −30-35 градус. 

18 майда төнлә минималь һава температурасы 12дән 17 градуска кадәр, көнбатышта +21 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы — 30-35 градус. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан салмак җил исәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X