Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ЭВМны уйлап табучы Бәшир Рәмиев исемен мәңгеләштерергә мөмкиннәр

4 декабрьдә Россия информатикасы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм беренче санлы электрон исәпләү машинасын булдыру истәлегенә барлыкка килде.

Уйлап табучылар арасында 30 яшьлек татар Башир Искәндәр улы Рәмиев та бар иде . 

Инженер Иссаак Брук белән бергә ул Советлар Союзында ЭВМны беренче уйлап табучы була. 1948 елның августында алар СССРда ЭВМ схемасын тасвирлаган беренче «автоматик цифрлы электрон машина» проектын тәкъдим итә, ә 1948 елның 4 декабрендә СССР министрлар советының халык хуҗалыгына алдынгы техниканы кертү буенча Дәүләт комитеты аларга 10475 номерлы авторлык таныклыгын бирә.

Министрлыкта күренекле татар галиме һәм уйлап табучы Бәшир Рәмиев истәлеген мәңгеләштерү өчен 2022 елгы цифрлаштыру елы кысаларында урам яки технопаркны аның исеме белән атарга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X