Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда гает уңаеннан нинди кызыклы чаралар узачак? 

Алабугада 21 июльдә Алабуганың Җәмигъ мәчет территориясендә Корбан бәйрәм уңаеннан гаилә бәйрәме оештырыла.

Иртәгә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, 20 июльдә, барлык мөселманнар иң олы бәйрәмнәрнең берсен — Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. 

Бу уңайдан Татарстан Республикасы мәчетләрендә гает намазлары укылачак. Чаралар ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештырылачак. 

Барлык мәчетләрдә һәм корбан чалу урыннарында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри булачак. Кагыйдәләргә түбәндәгеләр керә: шәхси саклану чаралары (медицина битлеге яисә респиратор), шәхси намазлык куллану, шулай ук кешеләр арасында 1,5 метр буш ара калдыру. Мәчетләргә берьюлы күп дигәндә 100 кешенең кереп намаз укуы рөхсәт ителә. Гаеткә килгән барлык кешеләр дә мәчеткә сыеп бетә алмаган очракта, ишегалдында ачык һавада бәйрәм вәгазен тыңлап, гает намазын уку мөмкин булачак.

Моңа кадәр Нәзарәт өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлегенә зыян килүдән куркучыларга җәмәгать урыннарына, шул исәптән гает намазына барудан тыелып торырга киңәш иткән иде. Корбан чалу гамәлен дә дистанцион рәвештә заказ бирү һәм итне өйгә китереп бирү хезмәтеннән файдаланып үтәргә мөмкин. Быел Казанда корбан чалу 16 махсус мәйданчыкта башкарылачак.

Мәчетләрдә гает намазларыннан тыш, Диния Нәзарәте мөхтәсибәтләре татарстанлылар өчен шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәмнәре дә әзерли. Алар республика шәһәр һәм районнардагы паркларда, стадионнарда, мәчетләр яны территорияләрендә узачак. Алар да ковидка каршы чаралар күреп оештырылачак.

Мисал өчен, Алабугада 21 июльдә Алабуганың Җәмигъ мәчет территориясендә Корбан бәйрәм уңаеннан гаилә бәйрәме оештырыла. Бәйрәм Алабуга мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелә һәм ковидка каршы чаралар күреп оештырыла.

Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде, ул 13:00 сәгатьтә башланачак. Бәйрәмгә килүчеләрне уеннар һәм бәйгеләр, бүләкләр, батут һәм баллы күчтәнәчләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев