Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2022 ел ахырына Алабугада мәдәни үсеш үзәге төзелеше тәмамланачак

Учреждение заманча җиһазлар, экраннар, музыка инструментлары белән җиһазландырылачак.

2021 ел ахырына кадәр Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында тагын берничә объект төзеләчәк һәм ремонтланачак. Әйтик, Кукмара һәм Минзәлә районнарында — өч яңа мәдәният йорты, Әлмәттә һәм Чаллыда яңа виртуаль концерт заллары барлыкка киләчәк.
Авыл мәдәният йортлары «Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча төзелә. Ел ахырына кадәр әлеге проект буенча Казанда ике музыка мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак һәм Бөгелмә районында модель китапханә булдырылачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.

2022 ел ахырына Алабугада мәдәни үсеш үзәге төзелеше тәмамланачак. Учреждение заманча җиһазлар, экраннар, музыка инструментлары белән җиһазландырылачак. Яшел Үзәндә дә шундый ук үзәк барлыкка киләчәк.

2021 ел ахырына «Цифрлы культура» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Милли электрон китапханәнең цифрлы басмалары фонды 750 берәмлеккә якын басма белән тулыландырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев