Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда инвалидлар арасында һөнәри осталык бәйгесе үтә

Бәйге 21 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр оештырыла.

Бәйгене ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм «Абилимпикс» хәрәкәтенең региональ үзәге булган «Казан сәүдә-икьтисад техникумы» оештыра. 
21 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча 4нче милли чемпионатның региональ этабы үтә.
ТРда региональ чемпионатны берничә этапта һөнәри белем бирү оешмалары мәйданында үткәрү планлаштырыла. Бәйге «Мәктәп укучылары», «Студентлар», «Белгечләр» категорияләрендә 54 компетенция буенча үтәчәк. 
Татарстан Республикасы «Абилимпикс» хәрәкәтендә 2016 елдан катнаша. Абилимпикс — инглиз теленнән мөмкинлекләр олимпиадасы дигәнне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X