Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда иртәгә һава торышының начараюы көтелә

Көндез һава температурасы +11 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Иртәгә, 8 апрельдә, Татарстанда атмосфера фронты йогынтысында дымлы һәм җилле һава торышы көтелә.

Республикада аязучан-болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән, ә көндез бөтен төбәк буенча кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Иртән, көндез һәм кич көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булачак.

Төнлә һава температурасы −2...+3 градус булачак. Көндез һава температурасы +6...+11 градуска кадәр җылытачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев