Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда иртәгә дару сату буенча электрон хаб ачыла

Хаб ассортиментында 18 меңнән артык препарат булачак. 

Иртәгә Татарстан башкаласында дару сату буенча электрон хаб ачылачак. Ул даруларны туры складтан доставка ярдәмендә офлайн сатачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 
Ачылу тантанасында Сбербанк рәисе урынбасары Ольга Голодец катнашуы көтелә. Ул — холдингның медицина юнәлеше буенча кураторы. 
Галимова сүзләренчә, интернет ярдәмендә даруга заказ ясарга мөмкин булчак. Аны Казан буенча бер сәгать эчендә китереп бирәчәкләр. Моннан тыш, хабта даруны аптекадагы кебек үк шәхсән үзеңә дә барып алырга була. 
Хаб ассортиментында 18 меңнән артык препарат бар. Хаб көн саен бер мең заказ эшкәртергә сәләтле. Даруларны өйгә китерү белән 20 курьер шөгыльләнәчәк. 
Электрон рецептлар мәсьәләсе хәзер ачыклана, дип ассызыклады Лилия Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев