Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда иртәгә тавыш бирү өчен меңгә якын мобиль участок ачылачак

Йорт яны территорияләрендәге участоклар 11 һәм 12 сентябрьдә эшләячәк.

Татарстанда 11 сентябрьдә йорт яны территорияләрендә 972 сайлау участогы эшли башлаячак. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча июль аенда тавыш бирү көннәрендә татарстанлылар әлеге мобиль участокларның уңайлылыгын лаеклы бәяләде, дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар үз расписаниесе буенча эшләячәк, әмма 11 һәм 12 сентябрьдә генә. Тавыш бирү өчен мобиль участокларның эш вакыты турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, шулай ук территориаль сайлау комитетлары сайтларында белергә мөмкин булачак. 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы бары тик стационар сайлау участокларында гына тавыш бирә алачак.
Исегезгә төшерәбез, республикада 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлаулар, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ике округ буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев