Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин

Синоптиклар 21 июльдә алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. 

21 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +16..+21˚, көндез +29..+31˚ градус эссе.

Үсеш алучы ай, ай укчы йолдызлыгында.

Җиләк-җимеш культураларын, тамыразыкларны фосфор-калый ашламалары белән тукландырырга кирәк. Яшелчәләргә үсү стимуляторлары, шулай ук авырулардан һәм корткычлардан препаратлар сиптерергә, чәчәкләрне гөмбә авыруларына каршы эшкәртү зарур.

Бакчада өлгергән томат, кыяр, ташкабак һәм башка яшелчәләрне җыеп алырга, вакытында эшкәртергә дә кирәк. Бакча җиләген эшкәртергә, мыекларын тамырландырырга була. Күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп яки күчереп утырту өчен уңайлы вакыт санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев