Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кафе-рестораннарның эш вакыты кыскартыла

Моннан тыш, төнге вакытта күңел ачу чаралары үткәрү тыела

Иртәгәдән, ягьни 31 октябрьдән, Татарстанда короновирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча яңа чикләүләр кертелә. Республикада җәмәгать туклануы оешмаларының эш вакыты кыскартыла һәм төнге күңел ачу чаралары үткәрү тыела. Министрлар Кабинетының чикләүләр турындагы карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. 
Документта әйтелгәнчә, кафе, ресторан һәм башка җәмәгать туклануы обьектларына 23 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр эшләү тыела. 
Шунысын әйтергә кирәк, «бу чикләүләр заказ бирелгән әзер ризыкны бинадан алып чыгуга, өйгә китертүгә, аэропорт, вокзал территорияләрендә хезмәт күрсәтүгә кагылмый». Шулай ук, югарыда күрсәтелгән вакыт кысаларында күңел ачу чаралары үткәрү дә тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев