Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кара еланнар уянган

Кара еланга тап булган кешеләр моны фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра башлаганнар инде.

Ә шулай да, урманнарда булырга яратучылардан үтә дә уяулык сорала. Гадәттә, еланнар үзләре беренче булып һөҗүм итми. Биек үләндә йөргәндә, сак хәрәкәт итегез. Җиргә басар алдыннан таяк белән тикшерегез. Нык һәм биек кунычлы аяк киеме киегез. Әгәр сезне елан тешләсә, мөмкин кадәр тизрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип яза Шәһри Казан.

— Кара еланның тешләве авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, бигрәк тә балалар һәм сәламәтлеге какшаган кешеләр өчен куркыныч ул. Елан тешләгән очракта ашыгыч рәвештә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә, — ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X