Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кара еланнар йокыдан уянган

Татарстан урманнарында кышкы йокыдан соң кара еланнар уянган.

Алар инде үз ояларыннан чыккан һәм кояшта кызына башлаган, дип хәбәр итә Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

«Еланнар язын ел саен төрле вакытта уяна, барысы да һава торышына бәйле. Гадәттә, алар төнге вакытта һава температурасы плюс билгесе белән җылы вакытта өскә чыга. Әлегә алар һава салкын вакытта бик хәлсез. Тик еланнар белән очрашмау яхшырак. Кагыйдә буларак, сөйрәлүчеләр үзләре дә кеше белән очрашулардан кача», — дип хәбәр итте Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайван һәм үсемлек дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков.

Ведомство кисәтүенчә, хәзерге вакытта урманнарда йөргәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Кара еланнар аларның тормышына яки нәселенә куркыныч янаган очракта кешегә ташлана. Шулай ук еланнарның өстенә ялгыш басу яки аларны кулга алган очракларда кара елан чагарга мөмкин.

Очраклы рәвештә юлга елан очраган вакытта агрессия күрсәтмәскә һәм кискен хәрәкәтләр ясамаска киңәш ителә. Табигатьне саклау ведомствосы хезмәткәрләре мондый очракта акрын гына кырыйга китәргә һәм дистанцияне сакларга киңәш итә. Шулай ук урманда чирәмне таяк белән селкетеп барырга кирәк, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев