Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда халыкны шәһәр мохите мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү өчен платформа булдырылачак

Декабрь аенда кушымтаны тест режимында эшләтә башлыйлар. 

Татарстанда халыкны шәһәр мохите мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү өчен платформа булдырылачак. Ул киләсе елдан эшли башларга тиеш. Сервис белән җирле бизнес һәм хакимият тә куллана алачак.
Программа кысаларында татарстанлылар идарәче компанияләргә ишегалларын яхшырту буенча үз фикерләрен җиткерә алачак. Шулай ук платформада йорт турында белдерүләр тактасы эшләячәк. Биредә ут һәм суны бетерү, ремонт эшләре турында белдерүләр урын алачак. Белдерүне йортта яшәүчеләр дә бирә ала. 
Кушымта белән кулланган һәр кешенең үз профеле булдырыла. Шулай ук кушымтада йорт янәшәсендәге учреждениеләрдә барган акция һәм тәкъдимнәрне карап булачак. Тест режимында кушымта декабрь аеннан эшли башларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев