Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда хезмәт хакын түләү өчен 0% лы кредитка барлыгы 2,8 миллиард сумлык гаризалар бирелгән

Банклар коронавирустан зыян күргән предприятиеләрнең барлыгы 1,5 миллиард сумлык 684 үтенечен хуплады.

Кризис аркасында хезмәткәрләре алдында җыелган бурычларны каплау өчен, Татарстан эшмәкәрләре 0%лы кредит алу максаты белән барлыгы 2,8 миллиард сумлык 1282 гариза биргән. Бу хакта киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте, диелә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында.

Кредит оешмалары белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган   киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан икътисад министры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә пандемиядән зыян күргән предприятиеләргә процентсыз кредит бирү программасына 40 банк кушылган, аларның 16сы республика территориясендә эшли.

Исегезгә төшерәбез, әлеге ярдәм чарасы кризистан зыян күргән бер яки берничә тармакта 1 елдан да ким булмаган вакыт эчендә эшчәнлек алып баручы юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тәкъдим ителгән. Эре һәм урта предприятиеләр өчен кредит бирү шарты – 2020 елның 31 марты белән чагыштырганда мәшгульлекне 90% тан да ким булмаган күләмдә саклап калу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев