Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 114 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 28 кеше хастаханәгә озатылган, 86 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 56, Чаллыда — 18, Бөгелмәдә — 8, Әгерҗедә — 6, Мамадыш һәм Минзәләдә — 4, Биектау һәм Менделевскида — 3, Яшел Үзән, Түбән Камада — 2шәр, Арча, Югары Ослан, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

21 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 44 859 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 38 111 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 102 кеше.

Барлыгы 2 346 860 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 880 123 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X