Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 92 кеше короновирус йоктырган 

Алабугада соңгы тәүлектә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 62 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 10, 30дан 50 яшькә кадәр — 30, 50дән 60 яшькә кадәр — 9, 60тан 70 яшькә кадәр — 22, 70тән 80 яшькә кадәр — 11, 80нән 90 яшькә кадәр — 7 очрак ачыкланган.

Казанда — 50, Чаллыда — 17, Түбән Камада — 6, Биектау һәм Ютазы районнарында — 3шәр, Буа, Яшел Үзән һәм Теләче районнарында — 2шәр, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

14 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 14 541 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 114 кеше савыккан, узган тәүлектә — 32 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев