Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә COVID-19 белән авыруның 97 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада тагын 1 кеше короновирус йоктырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 97 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 24 кеше хастаханәгә озатылган, 73 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 5, 18дән 30 яшькә кадәр — 9 , 30дан 50 яшькә кадәр — 31, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 22, 70тән 80 яшькә кадәр — 9, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.

Казанда — 54, Чаллыда — 12, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында — 4шәр, Түбән Кама һәм Кукмарада — 3шәр, Буа, Кама Тамагы, Менделеевск, Саба, Тукай һәм Чистай районнарында — 2шәр, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга һәм Балык Бистәсе районнарында берешәр кеше йоктырган.

25 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 12 680 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 594 кеше савыккан, узган тәүлектә — 20 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев