Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 4 процентка артачак

Бу хакта финанс министры урынбасары Рөстәм Аюкасов Дәүләт Советы комитеты утырышында белдерде.

Киләсе елда Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 4 процентка артачак. Бу хакта финанс министры урынбасары Рөстәм Аюкасов Дәүләт Советы комитеты утырышында белдерде.

«1гыйнвардан азык-төлек һәм дару бәяләре — 4 процентка, 1 сентябрьдән стипендияләр — 4 процентка, 1 июльдән коммуналь хезмәтләр хакы — 4 процентка үсәчәк», — диде ул 2022 елга Татарстан бюджеты турында закон проекты буенча фикер алышуда.

Аюкасов әйтүенчә, киләсе елга республика бюджеты керемнәре — 294,8 миллиард сум, чыгымнар — 305,7 миллиард сум, бюджет дефициты 10,9 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев