Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус белән авыруның 35 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Алабугада һәм районда яңа зарарлану очраклары ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 35 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 16 кеше хастаханәләргә салынган, 19 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 30дан 50 яшькә кадәр — 9 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 10 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 9 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 7 очрак ачыкланган. 
Казанда — 15, Нурлатта — 9, Лаешта — 4, Яшел Үзәндә — 3 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән. 
8 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4858 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3705 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 66 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев