Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус белән авыруның 38 яңа очрагы расланган

13 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 13 кеше хастаханәләргә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана. 
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30га кадәр — 4, 30дан 50гә кадәр — 12, 50дән 60ка кадәр — 7, 60тан 70кә кадәр — 7, 70тән 80гә кадәр — 7 кеше.
География : Казан — 21, Яр Чаллы — 4, Арча — 1, Биектау — 2, Яшел Үзән — 2, Кама Тамагы — 1, Лаеш — 2, Нурлат — 4, Чистай — 1.
4 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4711 очрагы теркәлгән.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3547 кеше савыккан, 1147 кеше дәвалана.
Илдә коронавирустан үлү очракларының гомуми саны 10 000нән артып киткән.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев