Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 11 яңа очрагы расланган

Табиблар ачыклаганча, коронавирусның дүрт очрагы читтән кертелгән, тагын җиде татарстанлы зарарланган кешеләр белән якын элемтәдә торган.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, диелә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында.

“Ике кеше хастаханәгә салынды, тугыз кеше өйдә дәвалана”, – диде Лилия Галимова.

Табиблар ачыклаганча, коронавирусның дүрт очрагы читтән кертелгән, тагын җиде татарстанлы зарарланган кешеләр белән якын элемтәдә торган.

11 авыручының өчесе – Казанда, өчесе Яр Чаллыда ачыкланган. Питрәч һәм Биектау районнарында – икешәр, Азнакай районында бер очрак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев