Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус буенча яңа мәгълүматлар

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы теркәлгән.

18 кеше хастаханәләргә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 10 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 10 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 8 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 7 очрак, 80 яшьтән 90 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган. 
Казанда — 19, Яр Чаллыда — 9 кеше коронавирус йоктырган. Кама Тамагы, Түбән Кама һәм Питрәчтә ике очрак ачыкланган. Әлки, Әлмәт, Арча, Яшел Үзән, Нурлат, Балык Бистәсе районнарында берәр очрак теркәлгән. 
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3215 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 52 кеше. 
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев