Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 1 очрагы теркәлгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

14 кеше хастаханәләргә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 16, Чаллыда — 6, Тукай районында — 5, Алабуга, Лаеш, Мамадыш һәм Питрәч районнарында берешәр очрак ачыкланган.

17 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 21 998 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 476 кеше савыккан, узган тәүлектә — 110 кеше.
Барлыгы 438 586 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 325 756 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев