Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы расланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
13 кеше хастаханәләргә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда — 8, Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында берәр очрак ачыкланган.
23 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 203 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 306 кеше савыккан, узган тәүлектә — 43 кеше.
Барлыгы 220 841 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 129 728е вакцинаның икенче дозасын алган. 
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы,
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. 122 бердәм номеры,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев