Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 37 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

12 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 14, Чаллыда — 13, Азнакай, Баулы районнарында икешәр, Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск һәм Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.

22 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 170 очрагы расланган, соңгы тәүлектә 73 кеше.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 263 кеше савыккан, узган тәүлектә — 29 кеше.
Барлыгы 215 133 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 129 061е вакцинаның икенче дозасын алган. 
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X