Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 очрагы ачыкланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше вафат булган. 

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән. Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 63 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 4, 18дән 30 яшькә кадәр — 7, 30дан 50 яшькә кадәр — 27, 50дән 60 яшькә кадәр — 16, 60тан 70 яшькә кадәр — 19, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 39, Чаллыда — 11, Яңа Чишмәдә — 4, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч районнарында — 3шәр, Аксубай, Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Лениногорск, Нурлат районнарында — 2шәр, Азнакай, Әлки, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Тукай районнарында берешәр кеше коронавирус йоктырган.
7 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16638 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13158 кеше савыккан, узган тәүлектә — 90 кеше.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше вафат булган. 1950 елгы ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 291гә җиткән.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев