Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы ачыкланган

13 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5029 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
5 кеше хастаханәләргә озатылган, 27 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган. 
Казанда — 16 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әтнә районнарында өчәр очрак ачыкланган. Югары Ослан, Зәй, Лаеш, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Чиремшән районнарында берәр очрак теркәлгән. 13 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5029 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3906 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 30 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев