Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы расланган

28 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5501 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
13 кеше хастаханәләргә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 5 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 8 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 5 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 8 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 18 кеше, Яр Чаллыда 3 кеше коронавирус йоктырган. Әлмәт районында ике очрак ачыкланган. Әлки, Югары Ослан, Зәй, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Сарман, Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән. 
28 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5501 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев