Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы теркәлгән

15 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5093 очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
8 кеше хастаханәләргә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 11 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 11 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган. 
Казанда — 20, Кукмарада 5 кеше коронавирус йоктырган. Балтач, Биектау, Яшел Үзән районнарында икешәр очрак ачыкланган. Саба районында бер очрак теркәлгән. 
15 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5093 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3948 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 32 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев